tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлки районында архив үткәргән бәйгедә Данил Әһлиуллин җиңү яулады
Әлки районында архив үткәргән бәйгедә Данил Әһлиуллин җиңү яулады

Әлки районында архив үткәргән бәйгедә Данил Әһлиуллин җиңү яулады

Базарлы Матак урта мәктәбе 5 сыйныф укучысы Данил Әһлиуллин «Минем нәсел шәҗәрәсе» республика бәйгесенең район этабында җиңүче булды.

Архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты оештырган әлеге бәйгедә районнан 13 мәктәп укучысы катнашкан.

«Шәҗәрәләр турындагы эшләрнең архив мәгълүматлары белән ныгытылган булуы зарур. Укучылар тәкъдим иткән конкурс эшләрендә игътибарга лаеклылары булса да, күбесендә әлеге шарт үтәлмәгән иде. Ә менә Данил үз нәселләре турындагы күп мәгълүматларны архивларда эзләнеп тапкан», — ди район архив бүлеге җитәкчесе Елена Васяйчева.

Данил Әһлиуллин әтисе һәм әнисенең 11 буынга кадәр нәсел шәҗәрәләрен төзегән. Конкурс эшен ул татар телендә язган, аны бик матур бизәп эшләгән. Данилның хезмәте бәйгенең республика этабында катнашу өчен архив эше буенча Дәүләт комитетына юлланган.

alki-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*