tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Еллар һәм юллар
Еллар һәм юллар

Еллар һәм юллар

Бик тырышсаң – сукыр күздән дә яшь чыга диләр. Дуслар бу мәшәкатьле дәвердә юбилей-банкетлар уздыру белән маташма дип киңәш итсәләр дә, Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан белән сөйләшкәч, ниятләндем. 200 урынлык залны бирә, әзме-күпме сәнгатькәрләргә өлеш чыгара. Калганы үзеңнән тора. Кичәне җомгага 12 декабрьгә сәгать өчкә билгеләдек.
Тукай клубы директоры Гафур Каюмов мондый кичәләрне һәр атна диярлек уздырып торганга күңелемне тынычландырып: “Борчылма абзый,
барсы да яхшы булыр”- дип өстәп куйды. Бер атна кала, Рафис әфәнденең үзенең дә эчтәлекле иҗат кичәсе шаулап узган. (Конгрессның еллык җыены һәм эшмәкәрләр форумы булганга мин, бик теләсәм дә, катнаша алмадым).
Гомеремдә беренче тапкыр иҗат кичәсе һәм анда катнашучы сәнгать осталары хакында фейсбукка игълан элдем. Хәбәрне сатирик хикәя белән бергә “Ватаным Татарстан” гәҗите чәршәмбе санында бастырып чыгарды чыгаруын. Шуннан ары реклама булмады. Халык килерме-килмәсме дигән сорау шулай да күңелне әзрәк тырнап тора иде.
Рәхмәт сатира-юмор, җыр сөючеләргә, каләм ияләренә, туганнарыма, – билгеләнгән вакытка гөбердәшеп җыелып килделәр. Тамаша залына кергәч тә, беренче рәттә утырган Илдус абый Садыйкны күреп, шатланып куйдым. Менә бит картаймаган йөрәк, актив блогер, айпад-фотопаратларын көйләп, бу кичәнең мизгелләрен инде төшерә дә башлаган! Шундый милләтпәрвар, белем, мәгърифәт, мәдәният турында беркемнән дә әмер көтми, үзлегеннән кайгыртып, татар милләтенең сәхифәләрен яктыртып баручы тынгысыз, фидакарь шәхесләр арабызда күбрәк булсын иде.
Кичәне “Татар моңы” конкурсы лауреаты яшь, талантлы җырчы Илгиз Хәсәншин башлап җибәрде.(“Очып кайтам” Илгиз Мәҗитов көе, Дамир Гыйсметдин сүзләре)
Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм,
Чишмәләрдә ирнем чылатам.
Ә кичләрен тальян гармун тартып,
Әнкәй сине тагын юатам…
Әткәй,әнкәй, энекәшләр, сеңелкәшләр турында бу кичәдә байтак сүзләр яңгырады. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, кичәне алып баручы Луара Шакирҗанова кыскача авторның тормышында булган югалтулар хакында да әйтеп узды. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров башкаруында җырланган “Күңелең сынмасын” гадәттәгечә беркемне дә битараф калдырмады. Шундый ук бәяләүне “Ялгыз әткәй” җырын ихластан башкарган яшь, чибәр Лилианага да адреслап булыр иде.
Ә шулай да кичәнең байтак өлеше сезнең фәкыйрегезнең юмор һәм сатира өлкәсендә иҗат итүенә багышланган иде дияргә була. Татарстанның халык артистлары Хәлим Җәләй, Илдус Әхмәтҗанов башкарган (“Таныштыру”, “Микрофон”) сатира әсәрләрен укыганда тамашачылар рәхәтләнеп көлделәр. Алар шундый ук тойгылар белән Г.Камал театры артисты Фәннур Мөхәммәтҗанов укыган “Ришвәткә мәдхия”, “Демократия” шигырьләрен дә кабул иттеләр.
Бәйрәм иясе үзе дә кыска, төрттерә-чеметә торган хикмәт-пародокслары белән залдагы кешеләрне тагын да җанландырып җибәрде.
Бу чарада минем тагын бер иҗатташ дустым, автор башкаручы, Татарстанның атказанган артисты Вәис Бәйрәмов та катнашты. Ул бергә иҗат иткән җырларны башкарды һәм күптән түгел арабыздан киткән университетта бергә укыган төркемдәше Марс Сафиуллинны искә алды. Вәис башкаруында мәрхүм композиторның минем сүзләргә язган “Очрарсың, син, юлларымда” дигән җыры Марска якты дога булып ирешсен дигән теләк яңгырады.
Кичәнең көтелмәгән экспромты – минем скрипкачы Илдар уйнаганда укыган лирик һәм фәлсәфи шигырьләрем булгандыр. “Авыл йорты” дигән шигырь күпләрнең күзләрендә яшьләр китерде.
Әти, әни инде ахирәттә,
Ике энекәш ята кабердә.
Туган йортка юллар өзелүе
Бигрәк каты суга бәгырьгә…

Иҗат чарасы “Мунча ташы” театры төркеменең минем “Влач бар ул!” дигән хикәянең сәхнәлештергән шәкелен күрсәтү белән тәмамланды. Башкаручылар танылган Гамил һәм Рөстәм әфәнделәр үзләренең осталыклары белән кичәнең юмор температурысын тагын да югары дәрәҗәгә җиткерделәр.

Иң тәмле күчтәнәч иң ахырдан чыкты. Дамир Гыйсметдинның сүзләренә композитор Илгиз Мәҗитов язган, халык арасында бик зур популярлык казанган  “Гомер уза” җырын талантлы җырчыбыз, Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова башкарды.
Аңлыйсыздыр, җәмәгать, мондый ихлас кичә – тантана күңелләрдә озак саклана.

Кичәне оештыруда һәм уздыруда катнашкан һәркемгә ихластан рәхмәтләремне юллыйм

Дамир Гыйсметдин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*