tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Еллык эшкә нәтиҗә
Еллык эшкә нәтиҗә

Еллык эшкә нәтиҗә

Самара өлкә “Халыклар дуслыгы йорты”нда өлкә “Туган тел” татар оешмасының еллык хисап җыелышы үтте. Оешманың президенты Иль­яс Шәкүров, контроль-ревизия комиссиясе рәисе Риф Нәҗмиев хисап чыгышлары ясадылар.

Җыелышта катнашучыларның саны 60тан артканлыктан, бу көнне карарлар кабул ителде. “Туган телле”ләр 2015 елгы чаралар планына үз тәкъдимнәрен керттеләр, оешма Шурасының яңа составын билгеләделәр, җәмгыятьнең яңа Уставын расладылар, мөдире итеп Фәрхәт Махмутовны сайладылар.

Җыелышта катнашучылар “Туган тел”нең, бигрәк тә аның президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүровның, эшчәнлегенә уңай бәя биреп, киләчәктә дә аны шулай дәвам итәргә кирәклеге турында әйттеләр.

Ахырда барысы да чәй өстәле артында сөйләшүне дәвам иттеләр.

Samtatnews.ru сайты материаллары буенча
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*