tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт театры тарихи сәхнәсе белән онлайн хушлаша
Әлмәт театры тарихи сәхнәсе белән онлайн хушлаша

Әлмәт театры тарихи сәхнәсе белән онлайн хушлаша

Бүген Әлмәт театры артистлары үзләренең тарихи сәхнәсе белән хушлаша. Әлеге тарихи мизгелне театрның Инстаграм сәхифәсендә туры эфирдан карарга мөмкин.

Әлмәт татар дәүләт драма театрында зур реконструкция башлана. “Без тамашачыларга театрның тарихи үткәне белән хушлашуын күрсәтергә әзер”, – дип билгеләп үтә театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Театр коллективы тарихи сәхнәсе белән 25 март көнне 11:00 сәгатьтә хушлашачак.

Театр сәхнәсендә реконструкция 1 апрельдән башланырга тиеш иде. Әмма республикада мәдәни чаралар кичектерелү сәбәпле, җитәкчелек ремонтны берничә көн алданрак башларга карар итте.

Артистлар җиде айдан яңартылган сәхнәгә аяк басарга планлаштыралар.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*