tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт театры яңа сезонның беренче спектаклен гадәти булмаган форматта тәкъдим итте
Әлмәт театры яңа сезонның беренче спектаклен гадәти булмаган форматта тәкъдим итте

Әлмәт театры яңа сезонның беренче спектаклен гадәти булмаган форматта тәкъдим итте

Әлмәттә бу сезонның беренче спектаклен гадәти булмаган форматта тәкъдим иттеләр. Ачык һавада спектакль күрсәтү вазгыятькә бәйле. Шуңа да ул Роспотребнадзор таләпләре буенча битлекләрдә, перчаткаларда узды.

Сүз уңаеннан, “Хыял йорты” спектаклендә дә болар чагылыш тапты. Көн салкынча булуны истә тотып, театр тамашачыларны тулысынча кайгырткан иде. Тамашачылар өсте ябулы “зал”да тамаша кылды, җылы одеяллар, йомшак мендәрләр дә әзерләнгән иде. Кайнар чәй белән дә сыйладылар.

Спектакльне урамда күрсәтү “Хыял йорты”на күңелле үзгәрешләр дә керткән булып чыкты. Реалити-шоуга артистлар машиналарда килде, спектакльдә вакыйгаларның урманда баруына урам мохиты да яхшы тәэсир итте. Вәгъдә ителгәнчә, спектакльдән соң тамашачылар артистлар белән дискотекада күңел ачты.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*