enrutat
Баш бит / Әлмәтнең «Ак калфак» бүлеге әгъзасы «Нечкәбил» фестивале җиңүчесе
Әлмәтнең «Ак калфак» бүлеге әгъзасы «Нечкәбил» фестивале җиңүчесе

Әлмәтнең «Ак калфак» бүлеге әгъзасы «Нечкәбил» фестивале җиңүчесе

Күптән түгел генә Казанда XI республикакүләм «Нечкәбил» гаиләләр фестивале булып узды. Чарада Татарстанның 30 районыннан 47 гаилә катнашты. Бәйгедә катнашучыларны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары , ТР Журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова сәламләп, гаилә кыйммәтләре, аларны саклауның актуаль булуын ассызыклады. «Нечкәбил» проектының җитәкчесе Изольда Жуйкова билгеләп узганча, Татарстан үзенең күркәм гаиләләре, гореф-гадәтләре белән данлыклы.

«Нечкәбил» республика бәйгесендә Әлмәт данын яклап Риза Фәхретдиннең мемориаль музее директоры, филология фәннәре кандидаты, Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, «Ак калфак» татар хатын-кызларының Әлмәт бүлеге әгъзасы Диләрә Гыймранова катнашты. Ул «Гаилә тарихы» һәм «Сытый папа» номинацияләрендә I дәрәҗә дипломга лаек булды. Алдагы әңгәмәбез шул хакта.

  • Диләрә, ничек «Нечкәбил» республика бәйгесендә катнашырга ниятләдең?
  • Әлмәт хатын-кызлар оешмасы җитәкчсе Гүзәл Еремеева, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова тәкъдим иткәч, үземә ышаныч күрсәткәч, кире кагарга батырчылык итмәдем. Яңа Чишмә районында узган сайлап алу турына әзерләнгәндә балалар тәрбиясе, хатын-кызның бүгенге җәмгыятьтәге роле кебек катлаулы темалар актуаль булмас дип уйлаган идем. Ялгышкан булып чыктым, сайлап алу турында ук минем сценарийны бик хупладылар.
  • Белүемчә, сезнең чыгыш гаилә тарихы, гаилә ядъкәрләрнә нигезләнгән тулы бер композиция итеп күрсәтелгән. Ничек әзерләндегез, нәрсәләргә басым ясадыгыз?
  • Гаилә тарихы булгач, чыгышыбызны Коръән китабы, Шамаил белән башлап җибәрдек. Чөнки ул һәрбер татар гаиләсенең йортында булырга тиешле әйбер. Коръәндә Гимран сүрәсе дә бар. Гаиләбезнең гореф-гадәтләре, тарихы, шаҗәрә хакында фактлар белән тыңлаучыларны кызыктырырлык итеп сөйләргә тырыштык инде. Шунда ук музей эшчәнлеге белән бәйле рәвештә минем тарафтан эшләнгән китаплар, буклетлар, борынгы яшәешебезне чагылдырган милли ризыклар — кабак бәлеше, кычыткан ашы, чәкчәк, гөбәдия, ит бәлеше дә күргәзмәдә бик эзлекле рәвештә урын алдылар. Чыгышыбызның югары бәя алуында сценарийның башыннан ахырына төрле очраклар өчен кулланылган сөлгеләрне күрсәтү дә зур роль уйнагандыр дип уйлыйм. Чөнки сөлге татар халкының сафлык, пакълек билгесе. Исемнәребезнең баш хәрефләреннән Гимрановлар гаиләсенең логотибын булдырдык. Р. Фәхретдиннең «Гаилә — кечкенә бер дәүләттер» дигән сүзләрен девизыбыз итеп алдык.
  • Гаилә фестивалендә әлмәтлеләрнең олысыннан кечесенә кадәр милли киемнәрдән булулары, җанатарлар төркеменең активлыгы хакында да жюри әгъзаларының уңай фикерләрен ишеттек. Ярдәмчеләрең хакында да сөйләп үтсәң иде.
  • Дөрестән дә, фестивальдә катнашу өчен бер кешенең генә активлыгы җитми. Без бит инде Әлмәт районын тәкъдир итеп бардык. Әлмәт журналистлар берлегенең элеккеге җитәкчесе Анастасия Вакатова, Р.Фәхретдин музееындагы хезмәттәшләрем, туганнарым Данил һәм Регина Гиниятовлар, Вәсимә белән Марат Шамсетдиновлар, Нурия Халикова, Рәмзия Фәсхетдинова һәм үзебезнең гаилә әгъзалары ярдәменә таяндым. Юк вакытларын бар итеп килделәр, һәркем кулыннан килгәнчә булышлык күрсәтте, мин аларның һәрберсенә зур рәхмәтлемен.
  • Диләрә, «Нечкәбил» гаилә фестиваленнән нинди фикерләр белән кайттың?
  • Казанда узган гаилә фестиваленнән рухланып, яңа эшләргә дәртләнеп кайттым. Мин үзем Риза Фәхретдин мирасын пропагандалап йөрүче булгач, гаилә кыйммәтләрен саклаучы, тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә битараф булмаган гаиләләр булуына бик сөендем. Димәк, без дөрес юлда, киләчәгебез дә өметле.
  • Бу араларда Казанга сәяхәтең «Нечкәбил» белән генә чикләнмәде, халыкара музейлар форумында да уңышлы гына чыгыш ясавың мәгълүм…
  • 7 сентябрь көнне «Күп мәдәниятле дөньяда музейларның роле» дип исемләнгән халыкара форум узды. Биредә дөньяның төрле почмакларыннан 200 дән артык бик абруйлы музейлар катнашты. Безнең Риза Фәхретдин музее «Музейларның мәдәният-мәгариф эшчәнлеге» дип аталган мәйданчыкта урын алган иде. Чыгыш ясарга бирелгән 3 минут вакыт эчендә мин кунакларга презентацияне күрсәтеп, бөек мәгърифәтченең мирасын халыкка кайтару буенча алып барылган эшчәнлек, аның соңгы елларда нәшер ителгән китаплары хакында сөйләргә өлгердем. Мәскәүнең «Музей печати»дан килгән вәкилләр Р.Фәхретдиннең 2014 елда бастырылган яңа китапларын, Омск шәһәре музее хезмәткәрләре гаиләнең фотоальбомын сорап алдылар. Р.Фәхретдиннең афоризмнар китабы шулай ук күпләрдә кызыксыну тудырды. Гомумән алганда, форумның эше бик нәтиҗәле булды дип саный. Музейлар эшчәнлеген җиңеләйтә торган күп яңалыклар кертеләчәгенә ышанып, сөенеп кайттык.
  • Кызыклы әңгәмәң өчен рәхмәт Диләрә, синең яңадан-яңа уңышларың турында киләчәктә дә газета укучыларыбызга хәбәр итә барырбыз дип ышанабыз.

Фәрдия ХӘСӘНОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*