enrutat
Баш бит / Әмир Камалиев истәлегенә музей ачылды
Әмир Камалиев истәлегенә музей ачылды

Әмир Камалиев истәлегенә музей ачылды

Апас районының Шыгай авылы клубында танылган драматург, язучы, артист Әмир Камалиев истәлегенә музей ачылды.

Бертуган энесе Дамир Камалиев тырышлыгы һәм район башлыгы Равил Хисаметдинов теләктәшлеге белән ачылган музейда аның шәхси истәлекләре — сәхнә киемнәре, фотосурәтләре, китаплары, язмалары, мактаулы бүләкләре урын алды. Бу турыда Апас районы басмасы хәбәр итә.

Әмир Камалиев исән булса, аңа 60 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, узган елның 29 июнендә аның йөрәге тибүдән туктады. Туган авылында аның 60 яшьлек гомер бәйрәме дә якты хәтер чарасы буларак узды.

Бирегә килгән кунаклар Әмир Камалиевның каберенә зиярәт кылды, аны олы хөрмәт белән искә алып, чәчәкләр салдылар. Быел Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Әмир Камалиевның каберенә мәрмәр кабер ташы куелды, дип языла хәбәрдә.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*