tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әмирхан Еники әсәрләре белән Чехия, Германия, Американың әдәбият сөючеләре танышачак
Әмирхан Еники әсәрләре белән Чехия, Германия, Американың әдәбият сөючеләре танышачак

Әмирхан Еники әсәрләре белән Чехия, Германия, Американың әдәбият сөючеләре танышачак

Язучы Әмирхан Еникинең төрле телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләре Чехия, Германия, Америка кебек илләрдә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта 14 февральдә Казанда язучы истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасында КФУ доценты Гөлшат Сафиуллина сөйләде.

«Быел Әмирхан Еники әсәрләрен март аенда – Германиядә, ә май аенда Чехиядә яшәүчеләр игътибарына тәкъдим итәргә планлаштырабыз. Көз көннәрендә Америкада яшәүче әдәбият сөючеләрне дә Әмирхан Еники әсәрләре белән таныштырырга уйлыйбыз», — дип хәбәр итте галимә.

Шулай ук ул татар теле Англиянең Оксфорд университеты Глобаль телләр программасына кертелүен искә алып, “Оксфорд татар интерактив сүзлеге” сайтында Әмирхан Еники әсәрләре турында мәгълүмат урнаштырылуын әйтте.

«Оксфорд татар интерактив сүзлеге сайтында без Әмирхан Еникинең әсәрләренә багышланган аерым бүлек булдырдык. Анда язучының «Бала», «Кем җырлады?», «Гөләндәм туташ хатирәсе», «Мәк чәчәге», Әйтелмәгән васыять» әсәрләре турындагы фәнни хезмәтләрне укып була», – диде КФУ доценты.

Алинә Айдарова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*