tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Милләт шәхесләре / Әстерхан өлкәсе “Дуслык” татар мәдәнияте оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев
Әстерхан өлкәсе “Дуслык” татар мәдәнияте оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев

Әстерхан өлкәсе “Дуслык” татар мәдәнияте оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев

Алмаев Әнвәр Ибраһим улы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ревизия комиссиясе җитәкчесе.

Әнвәр Алмаев 1949 елның 7 июлендә Пенза өлкәсе Белинский районы Кутеевка авылында туган.

1977 елда товаровед белгечлеге буенча «Центросоюз»ның Мәскәү кооперация институтын, 1983 елда – хокук саклау өлкәсендә оештыручы-юрист белгечлеге буенча СССР эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлаган.

Хезмәт юлын 1966 елда колхозның комсомол оешмасын җитәкләүдән башлый. Сатучы булып эшли.

Армия сафларында хезмәт иткәннән соң Әстерханга килә Нариман балык кооперативында экспедитор булып эшли.

1970-1993 – эчке эшләр органнарында эшли. Гади милиционердан Әстерхан Ленин районы эчке эшләре бүлеге башлыгы хәтле күтәрелә. Әстерхан өлкәсе эчке эшләр идарәсенең балык запасларын саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары, Әстерхан шәһәренең иҗтимагый куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе урынбасары булып эшли.

Ике мәртәбә Әстерхан өлкәсе халык депутатлары Советына, соңыннан беренче созывтагы Әстерхан өлкәсе Вәкилләр Җыелышына сайлана. Әстерхан өлкәсе башлыгы хакимиятенең контроль инспекциясе мөдире.

2002-2004 – Әстерхан өлкәсенең адвокатлар коллегиясендә адвокат булып эшли.

2004-2006 года – Әстерхан шәһәренең мэр урынбасары.

2006 елның октябрендә дүртенче созывтагы Әстерхан өлкәсе Думасы депутаты итеп сайлана.

2011 елның декабрендә бишенче созывтагы Әстерхан өлкәсе Думасы депутаты итеп сайлана. Беренче оештыру җыелышында Дума рәисенең урынбасары итеп сайлана.

“Дуслык” ордены, СССР һәм РФ эчке эшләр министрлыгының 49 ведомство билгеләре белән бүләкләнгән.

1991 елдан Әстерхандагы “Дуслык” татар мәдәнияте оешмасын җитәкли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*