tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Милләт шәхесләре / Ульян өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рамис Сафин
Ульян өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рамис Сафин

Ульян өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рамис Сафин

Сафин Рамис Фарук улы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы, Ульян өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе,  “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең корпункт җитәкчесе.

Рамис Сафин 1965 елның 1 гыйнварында Татарстан Республикасы Апас районы Урта Балтай авылында туган.

Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң 1989 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.

Хезмәт юлын университетның өченче курсын тәмамлагач, Ульян өлкә телевидениесендә татар телендә “Чишмә” тапшыруын оештырудан башлый. Бүгенге көнгә кадәр Рамис Сафин бу тапшыру белән элемтәләрен өзми.

Ульян каласында эшли башлаган беренче көнәреннән үк  җирле татарларның иҗтимагый тормышында катнашып килә. Өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе эшли, 2005 елдан автономия башкарма комитеты рәисенең урынбасары, соңыннан рәисе итеп сайлана.

2009-2011 елларда Рамис Сафин Ульян өлкәсе губернаторының милли мәсьәләләр буенча ярдәмчесе булып эшли.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “”Казанның меңъеллыгы истәлегенә” медале, Ульян өлкәсе “Халыклар дуслыгы” медале, Ульян өлкәсе губернаторы, Ульян өлкәсе Закон чыгару җыелышы, Ульян шәһәре хакимияте, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*