tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әрәкәй авылында татарларның традицион культурасын саклау һәм үстерү алымнарына өйрәтәчәкләр
Әрәкәй авылында татарларның традицион культурасын саклау һәм үстерү алымнарына өйрәтәчәкләр

Әрәкәй авылында татарларның традицион культурасын саклау һәм үстерү алымнарына өйрәтәчәкләр

16-18 майда данлыклы Әрәкәй авылында Свердлау өлкәсендәге мәдәният һәм өстәмә белем бирү оешмалары белгечләре өчен семинар-практикум үтәчәк. Ул “Бүгенге заман шартларында мәдәни-күңел ачу оешмаларында татарларның традицион культурасын саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлек” темасы белән оештырыла.

Семинар практикумда аерым авыл шартларында татарларның традицион культурасын саклау һәм үстерү мәсьәләләренә күбрәк игътибар биреләчәк дип көтелә. Шулай ук мәдәният оешмаларының эш спецификасына нигезләнеп дәресләр биреләчәк. Аларны Казаннан килгән белгечләр: традицион культура үстерү республика үзәге Фәнзилә Җәүһәрова, шул үзәкнең әйдәп баручы белгече Дәүләт Үмәров, мәдәният һәм сәнгать университетының театр сәнгате кафедрасы мөдире Марсель Мөбәрәков, ТР җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Венера Гәрәева алып барачаклар.

Бу чараны Свердлау өлкәсенед халык иҗаты сарае Татарстан мәдәният министрлыгы каршындагы традицион культура үстерү республика үзәге һәм Әрәкәй авылының милли-мәдәни үзәге белән берлектә уздыра.

Фото justmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*