tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эшлекле сәйләшү узды
Эшлекле сәйләшү узды

Эшлекле сәйләшү узды

Бүген, 20 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстаннан килгән милләттәшләребез катнашында эшлекле сөйләшү узды. Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.  Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, аның  урынбасарлары Марс Тукаев, Илгиз Халиков, Фәрһәт Латыйпов, БТКның Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәвләтшин, Башкортстан татарлары конгрессы рәисе Заһир Хәкимов, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Узып баручы елда милли тормышта башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар, киләчәктәге планнар турында сәйләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*