tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан татарлары “Халыклар дуслыгы” фестивалендә катнашты
Әстерхан татарлары “Халыклар дуслыгы” фестивалендә катнашты

Әстерхан татарлары “Халыклар дуслыгы” фестивалендә катнашты

Әстерхан татарлары “Халыклар дуслыгы” фестивалендә катнашучыларны татар халкы мәдәнияте, милли ризыклары һәм костюмнары белән таныштырган. Бу хакта Әстерхан өлкәсе татарлары мәдәниятен саклау һәм үстерү ассоциациясе хәбәр итә.

Бу көннәрдә өлкәдә берьюлы ике проект: “Дуслык маяклары. Россия якынайта” һәм “Әстерхан-Зиген” халыкара яшьләр сменасы эшли. “Халыклар дуслыгы” фестивале дә шул уңайдан үткәрелә. Аның ачылышында татарлар ассоциациясе вәкилләре күргәзмә мәйданчыгы әзерләп, татар халкы белән таныштырды, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*