enrutat
Баш бит / Әстерхан татары Әнвәр Алмаев: Татарстан Президенты мөрәҗәгате безгә юнәлеш күрсәтә
Әстерхан татары Әнвәр Алмаев: Татарстан Президенты мөрәҗәгате безгә юнәлеш күрсәтә

Әстерхан татары Әнвәр Алмаев: Татарстан Президенты мөрәҗәгате безгә юнәлеш күрсәтә

Әстерханның «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатенә бәйле үзенең фикерләрен җиткерде. Һәм бу мөрәҗәгатьнең үзләренә юнәлеш күрсәтүен ассызыклап үтте.

«Минемчә, бу татар халкының күптән ишетергә теләгән сүзләре. Һәркем ишетергә хыялланган сүзләр әйтелгән монда. Президентның һәр сүзе дөрес. Рөстәм Миңнеханов дөрес әйтә, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга кыенрак. Үзебез теләгән бөтен әйберне дә тормышка ашыра алмыйбыз. Шулай да без бирешмибез, тырышабыз», — диде «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев.

Әнвәр Алмаев әйтүенчә, алар хатны күп тапкырлар, татарча да, русча да укып чыкканнар.

«Чынлап та, татарлар ирек ярата. Үз тарихыбызны үзебез эшләмәсәк, аны берәү дә безнең өчен килеп эшләмәячәк. Мондый Президент булганда, без югалмаячакбыз. Бүгенге пандемия вазгыте аркасында очрашулар, аралашулар әзрәк кимеде. Шулай булуга да карамастан, Бөтендөнья татар конрессы һәм Татарстан хөкүмәте без дә барлык вакыйгалардан хәбәрдар булсын өчен барысын да эшли», — дип белдерде ул.

«Без мондый мөрәҗәгатьне алгач бик куандык. Ул безгә алга таба кылачак гамәлләребезгә юнәлеш күрсәтә. Киләчәктә дә милләт, тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләребезне сакларга, якларга өнди. Алга таба эшләргә күңелләрне, рухны күтәрә. Без бу мөрәҗәгатьне шулай кабул иттек», — дип сөйләде Әнвәр Алмаев.

Ләйсән Рәхмәтуллина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*