tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхандагы “Дуслык” җәмгыяте халкыбыз тарихын яхшы белүе белән танылды
Әстерхандагы “Дуслык” җәмгыяте халкыбыз тарихын яхшы белүе белән танылды

Әстерхандагы “Дуслык” җәмгыяте халкыбыз тарихын яхшы белүе белән танылды

Әстерханда “Халыклар дуслыгы” исемле милли мәдәниятләрнең өлкә фестивале үтте.

Бу чараны өлкәнең яшьләре эшләре буенча агентлыгы һәм Әстерхан дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы оештырды. Һәм фестиваль музей-тыюлык базасында үткәрелде дә. Биредә милли-мәдәни оешмаларның яшьләр бүлекчәләре оештырган күргәзмә эшләде. Анда Әстерхан өлкәсендә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышып була иде.

Милли киемнәрнең һәм музыка уен коралларының төрлелеге, милли ашларның тәме, тел, гореф-гадәтләрнең байлыгы жюрины таң калдырды.

Әстерхандагы “Дуслык” татар мәдәнияте җәмгыяте үз халкының тарихын һәм гореф-гадәтләрен иң яхшы белүче дип танылды һәм шул исемдәге номинациядә җиңүче дип табылды.

Оештыручылар фестивальне ел саен үткәрергә ниятләп тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*