tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерханның “Дуслык” оешмасы 30 еллык юбилеен билгеләп узды
Әстерханның “Дуслык” оешмасы 30 еллык юбилеен билгеләп узды

Әстерханның “Дуслык” оешмасы 30 еллык юбилеен билгеләп узды

Бүген, 17 август көнне, Әстерханның “Звездный” спорт комплексында Татарстаннан килгән артистлар, иҗат коллективлары һәм ансамбльләре катнашында “Дуслык” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган Зур концерт булып узды.

Милләттәшләребезне юбилей белән ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Әстерхан өлкәсенең губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкин, Әстерхан шәһәре башлыгы Радик Харисов һәм башка рәсми затлар котлады. Әстерханлыларның шатлыгы белән бүлешергә Мәскәү, Мордовия Республикасыннан, Ростов, Волгоград, Ульяновск, Самара, Пенза һәм башка өлкәләрдән милләттәшләребез килде. Бәйрәмнең мәдәни өлеше башланганчы “Дуслык” оешмасының активистларына һәм өлкәдәге татар тормышын үстерүгә өлеш кертүчеләргә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамлангач җыелган тамашачылар алдында Татарстан артистлары  Айдар  Галимов,  Резедә Шәрәфиева, Вил Усманов, Равил Галиев, “Болгар” халык биюләре театры һәм башкалар чыгыш ясады.

Белешмә өчен:

Әстерханның “Дуслык” татар иҗтимагый оешмасы 1989 елда оеша. Бу оешма өлкәдә милли һәм дини гореф-гадәтләрне үстерүче, татар халкының мәдәни кыйммәтләрен саклаучы бердәнбер оешма.

Җәмгыятьнең рәисе булып Алмаев Әнвәр Ибраһим улы тора. “Дуслык” татар җәмгыятенең “Яшь күңел” яшьләр канаты бар – җитәкчесе Данил Хәлморатов.

“Дуслык” татар җәмгыяте 30 ел актив эш алып бару дәверендә күп кенә уңышларга ирешелә:

  • Татар халык театры сакланып кала
  • “Ялкын» фольклор ансамбле,” Нур» балалар ансамбле, “Тан-тана” балалар бию ансамбле оештырыла
  • 100 еллык тарихы булган “Идел” татар газетасы яңадан эшли башлый
  • Татар китапханәсе ачыла
  • «Ак калфак» татар хатын-кызларының региональ иҗтимагый оешмасы, “Көрәш” спорт федерациясе, “Дуслык”ның яшьләр канаты оештырыла
  • Габдулла Тукай скверы төзелә, биредә бөек шагыйрь Г.Тукайга Татарстан Республикасы тарафыннан бүләк ителгән һәйкәл куела
  • Муса Җәлилгә һәйкәл куела
  • Әстерхан шәһәренең 74 нче мәктәбенә Габдулла Тукай исеме бирелә
  • Сухогрузга Габдулла Тукай исеме бирелә, ул Каспий диңгезе буенча Иранга йөк ташый
  • Беренче татар шагыйрәсе Газизә Сәмитова исеме мәңгеләштерелә, аның туган авылында музей ачтыыла
  • Ел саен “Татар моңы”, “Татар кызы”, “Мин ТАТАРЧА сөйләшәм” бәйгеләре оештырыла
  • Әстерхан җирендә 30 ел дәвамында «Сабантуй ” өлкә бәйрәме уза

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*