tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә халкы 69нчы Җиңү язын каршылады
Әтнә халкы 69нчы Җиңү язын каршылады

Әтнә халкы 69нчы Җиңү язын каршылады

Тукай исемендәге техникум янәшәсендәге, Бөек Җиңүгә багышланган обелиск янына олуг ветераннарыбыз да, укучылар, студентлар, төрле оешмаларда эшләүчеләр дә ашыкты. Биредә тантаналы митинг узды. Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов бәйрәм белән котлаганнан соң, сүзне сугыш ветераны Фәйзи Галиевкә бирде.

– Сугышта төрлесен күрдек. Берсе дә онытылмый, – дип хатирәләре белән уртаклашты.  Казанда Татарстан Президентының ветераннар хөрмәтенә оештырган чарасында катнашкан. Шул уңайдан Президентыбызның кайнар сәламнәрен җиткерде.

Ветераннар хөрмәтенә мәктәп укучылары концерт әзерләгәннәр, шуны тәкъдим иттеләр. Утны-суны кичкән, күкрәкләрендә орден-медальләр балкыган ветераннарның: “Укучылар бик яхшы әзерләнгәннәр. Күзгә яшьләр килде”, диюләрен ишетү укучыларга гына түгел, аларның укытучыларына да бик күңелле булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*