tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә шахматчылары уңышы
Әтнә шахматчылары уңышы

Әтнә шахматчылары уңышы

9 көн дәвам иткән әлеге турнирда классик шахматтан тыш, тиз йөрешле уеннарда да көч сынаштылар.

Беренчелек кысаларында классик шахмат буенча 11 һәм 13 яшькә кадәрге төркемнәр өчен “Беренче лига” исемле республика турниры да үтте.

Елдагыча, Татарстан беренчелегендә Әтнә командасы да катнашты… һәм елдагыча, уңышларыбыз да бар.

Тиз йөрешле шахмат уеннарында катнашкан Азалия Мифтахова кабат сокландырды. Хәйран катлаулы төркемдә чыгыш ясап, III урын яулады ул. Шунысы факт, биредә бер генә авыл районы шахматчысы да катнашмады. Алдагы урыннарны Казан һәм Бөгелмә вәкилләре яулады.

Классик шахмат бәйгесендә чыгыш ясап, кабат сокландырды. Шул ук Халыкара һәм Милли рейтинглары югарырак булган шахматчы кызларны гына алга уздырды. Монысында V урын алды. Ә инде авыл районнары шахматчылары арасындагы номинациядә I урынга ук лаек булды. Һәм иң куанычлысы – Азалия быел да Россиянең Идел буе федераль округында чыгыш ясау хокукына ия булды.

Самат Шәрәфиев тә тиз йөрешле шахмат уеннарында катнашты. Аның чыгышын тыйнаграк булды дип бәяләсәк тә, ул үзеннән 4 урынга алдарак булган уенчы кадәр үк балл туплады. Бары өстәмә күрсәткечләр буенча гына арттарак калды. Ә авыл районнары шахматчылары номинациясендә III урынга лаек булды.

“Беренче лига” турнирында уйнаган Камил Кәримов чыгышы уңышлы булды. 13 яшькә кадәрге төркемдә уйнап, III урын яулады ул. Монда да авыл районнарыннан бары 2 шахматчы чыгыш ясады. Дөрестән дә, авылныкылар кайда да булдыралар. Әйтик, Алексеевский районы шахматчысы да “беренче унлык”ка үтә алды. Ә безнең Камилне Казанның 2 шахматчысы гына уза алды.

Тагын бер “йолдызчыгыбыз” балкып ята. Инзилә Гарипова Күңгәр мәктәбенең II сыйныфында укый. Алдан билгеләү буенча үз төркемендә аны соңгы урынга тәгаенләгәннәр иде. Ә ул барысын да шаккатырып, VI урынга ия булды – 5 балл туплады.

Кыскасы, шахматчыларыбыз өчен куаныйк, тагын да биегрәк үрләр яулау мөмкинлекләре барлыкны исбатлады алар.

– Нәтиҗәләр әйбәт. Мин канәгать, – ди тренерлары Раил Шакиров та.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*