tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтрәчтәге изгеләр зираты янында 2014 ел җыены үтте
Әтрәчтәге изгеләр зираты янында 2014 ел җыены үтте

Әтрәчтәге изгеләр зираты янында 2014 ел җыены үтте

Татарстанның Тәтеш районына караган Зур Әтрәч авылы халкы узган ял 1 июнь көнне биредә инде сигезенче мәртәбә үткәрелә торган “Әтрәч укулары” җыенын оештырды. Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин шушы дастаннарда исеме телгән алынган урында сакланган борынгы зиратны койма белән ураттырып алган иде. Рәхмәтле әтрәчлеләр ел саен аның игелеген искә алып, чараны аның истәлегенә багышлап үткәрәләр.

Быелгы җыен аеруча күп кешене туплаган иде. Моны оештыручылар да, ел саен килүче кунаклар да билгеләп үтте. Татарстанның Диния нәзарәте дә елдан ел бу чарага игътибарын көчәйтә. Бирегә элегрәк күрше-тирә халык күбрәк җыелса, хәзер  мәртәбәле җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, журналистлар кызыксыныбрак килә.

Чара һәрвакыттагыча изге Корьән укудан башланып китте. Кунаклар һәм хуҗалар җыенны сәламләделәр. Чыгыш ясаучылар арасында: Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиятенең Дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, бу чараны даими күзәтүе астында тотучы Татарстанның Дәүләт Советы депутаты һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов, профессор Фоат Галимуллин, шагыйрь һәм Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин, халкыбызның яраткан җырчысы Миңгол Галиев һәм башкалар булды. Түгәрәк өстәл вакытында галим Наил Таиров эчтәлекле доклад белән чыгыш ясады.

Әлеге чара җирле мәктәптә күп еллар укыткан, даими тарих фәне белән кызыксынып торган Мөнир Вәлиев һәм “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс җ=Җиһаншин зур тырыншлыгы белән үткәрелә.

Шушы ук көннең икенче яртысында авыл халкы Сабантуен бәйрәм итте.

Белешмә өчен: Әтрәч комплексына Идел буе Болгары, Алтын Урда заманнарыннан калган авыллыклар, каберлекләр һ.б. археологик истәлекләр керә. Әтрәч комплексының нигезен «Мең өйле Шунгат» исемле болгар авыллыгы һәм 14 йөзнең 1 нче яртысына караган каберләр сакланган «Изгеләр каберлеге» тәшкил итә. Әтрәч комплексы мәйданында җүчиләр дәвере акчалары хәзинәсе, алтын-көмештән эшләнгән зәркәнчелек әйберләре табыла.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*