tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Европаның иң борынгы китапханәләренең берсе дөньяда беренчеләрдән булып татар тарихы буенча хезмәтләрне барлык галимнәр игътибарына тәкъдим итәчәк
Европаның иң борынгы китапханәләренең берсе дөньяда беренчеләрдән булып татар тарихы буенча хезмәтләрне барлык галимнәр игътибарына тәкъдим итәчәк

Европаның иң борынгы китапханәләренең берсе дөньяда беренчеләрдән булып татар тарихы буенча хезмәтләрне барлык галимнәр игътибарына тәкъдим итәчәк

7 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты Бодлиан китапханәсенә җиде томлы “Татар тарихы”н һәм “Дөнья тарихында Алтын Урда” монографиясен бүләк итте. Бу китаплар беренче мәртәбә инглиз телендә басылып чыкты. Бу кыйммәтле фәнни хезмәтләрне Бодлиан китапханәсенең Көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәре Лидия Райтка Тарих инстиуты директоры Рафаил Хәкимов тапшырды.

Китапларны инглизчәгә тәрҗемә итү һәм бастыру “ТАИФ” ААҖ матди ярдәме белән эшләнгән.

Бүләкне китапханәгә тапшыру тантанасында Оксфорд һәм Сорбонна-Париж IV университетлары фәннә хезмәткәре Мари Фаверо-Думенжу, Россия Фәннәр академиясенең Россия тарихы институты баш фәнни хезмәткәре Вадим Трепавлов, Польша галиме Дариуш Колодзейчик һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты фәнни хезмәткәрләре Илнур Миргалиев, Марат Гибатдинов, Бәхтияр Измайлов катнаштылар.

Белешмә:

Бодлиан китапханәсе – Оксфорд университеты китапханәсе. Ул Ватикан китапханәсеннән – иң борынгы, Британия китапханәсеннән – иң эре исемен дәгъвалаучы китап җыелмасы. Бу китапханәнең 1610 елдан (1662 елда рәсми теркәлгән) илдә чыгучы һәр китапның бер экземпляры аңа тапшырылырга тиеш дигән хокукы бар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*