tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсенә эшлекле сәфәр кылачак
Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсенә эшлекле сәфәр кылачак

Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсенә эшлекле сәфәр кылачак

Иртәгә, 30 сентябрьдә, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсенә эшлекле сәфәр кылачак.

Эш сәфәренең программасы кысаларында Милли Шура рәисенең бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленең рәсми ачылышында катнашуы һәм җирле татар оешмалары активы белән очрашуы планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, һәйкәл урнаштыру буенча сораштыру узган елның сентябрендә «Активный житель74» электрон тавыш бирү порталында узды. Респондентларның 55%тан артыгы Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы инициативасын хуплады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Чиләбедә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөрткән мәктәп эшли. Эш сәфәре кысаларында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы да каралган.

Г.Тукай һәйкәлен рәсми рәвештә ачу 1 октябрьдә узачак. Чарага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе дә көтелә.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*