tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әй нигезем-туган нигез
Әй нигезем-туган нигез

Әй нигезем-туган нигез

“Ак калфак» хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасының Актаныш районының Кәзкәй  авылы бүлекчәсе бик зурлап “Әй нигезем-туган нигез” бәйрәмен үткәрде. Бик эчтәлекле һәм тирән мәгънәле чара булды. Төп нигез дигән төшенчәне югалтып барганыбыз күтәрелде. Татар халкында төп йорт, төп нигез, төп нигезгә җыелу, төп нигезне саклау, әти-әни кадере төшенчәсе өстенлекле булганлыгы кичәдә Кәзкәй җирлегендә күп балалы Муллагалиевлар һәм Магдановлар күркәм гаиләләре мисалында ачык күрсәтелде.

Район натариусы Ләйсән Янгирова чарада жыелучыларга васыятьнамә нәрсә ул, аны закон нигезендә ничек төзергә, мирасны теләгән кешеләргә нинди юллар белән калдырып булганлыгын аңлатты, ә дини яктан бу мәсәлә белән район мөслимәләр берәмлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова  таныштырды.

Чара бик матур концерт номерлары белән үрелеп барды.

Айгөл Галимҗанова,
“Ак калфак” хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасы,
Актаныш районы бүлекчәсе 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*