enrutat
Баш бит / Әүлиягә тиң Шамил Закиров
Әүлиягә тиң Шамил Закиров

Әүлиягә тиң Шамил Закиров

Скрипка моңы, эш өстәле һәм сары роза чәчәкләре… Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының кече залында күренекле театр һәм җәмәгать эшлеклесе Шамил Закировның тууына 75 ел тулу уңаеннан искә алу чарасы узды.

Кичәне Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗан ачып җибәрде.

Зал тып-тын калып, Шамил Зиннур улының эш өстәлен күзәтте. Әйтерсең сигез ел гомер узмаган да. Барысы да ниндидер могҗиза булуын, аның менә-менә сәхнәгә килеп чыгып, “Мин бит исән, яныгызда гына”, — дигәнен көтә иде кебек. Әлеге шомлы тынлыктан Мансур хәзрәтнең Корьән сурәсе генә коткара алды. Чараны нәкь менә шул рәвешле башлау очраклы хәл түгел.

“Шамил бик укымышлы кеше иде, иң яраткан шөгыльләренең берсе дә нәкъ менә китаплар җыю белән бәйле булды. Ул дингә ышанган кеше буларак, бөтен җанын-тәнен биреп Корьән китапларын барлады. Үзе исән чакта аларны туплап, музейларга тапшырырга да өлгерде”, — дип сөйләде бер сулыштан аны белгән дус-ишләре.

Бирегә килгән һәркемнең Шамил Закиров турында сөйләр сүзе шактый җыелган иде. Беренчеләрдән булып сүз Татарстанның халык шагыйре Рәзил Вәлиевка бирелде:
 Татарда иң яхшы кешеләргә кем дип дәшәләр? Әүлия диләр. Минем дә Шамил Зиннурович турында башка әйтер сүзем юк. Ул нәкъ менә шул әүлиягә тиң иде. Аның әдәбият, сәнгать өлкәсендә ярдәм итмәгән кешесе калды микән?! Кеше аз гына сырхаулап китсә дә, йөгереп килеп җитәр иде, берәрсе вафат булса да, башлап йөреп, соңгы юлга кадәр озатучы да ул булыр иде, — дип сөйләде язучы.

Чыннан да, залда утыручыларның барысы да аның белән килешә иде. Халык, ул кылган изге гамәлләрне фото-видео язмалар аша искә төшереп, яшь аралаш булса да истәлекләре белән бүлеште. Хәтта Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрип улының да күренекле җәмәгать эшлеклесе турындагы язмаларының берсе сакланган булып чыкты. Ул театр артистларын бал кортларына тиңли.

Бертуктаусыз эшләүче, ялны белмәүче гади җан ияләре. Ә Шамил Закировны исә, шуларның барысын да бергә туплап, җыйнап тотучы умартачы белән чагыштыра. Халык кабаттан бу сүзләрнең хак булуын раслап, баш кага. Бары тик Луара Шакирҗанның Г.Камал театрының хәзерге директоры Илфир Илшат улына биргән төртмәле соравы гына, җитәкчене генә түгел, кунакларны да бераз уянып, уйланырга мәҗбүр итә. “Шул дәрәҗәдә данлыклы, шөһрәтле директордан соң мондый эшне алып бару ничегрәк?” – дип кызыксынды ул.

Ул безне күпкә өйрәтеп калдырды. Рәсәйдәге милли театрлар белән аралашырга да, максатыңа барганда дөрес юл сайларга да, гомумән, бик күп нәрсәләргә төшендерде. Куелган сорауга җавабым булмаса да, бер нәрсәне тәгаен әйтә алам, Шамил Зиннуровичны әйткән сүзләре әле дә колагымда чыңлый: “Энекәш, үзгәрергә кирәк!” Без әле дә аның шушы киңәшләрен истә тотып, сүзләрен аяк астына салып таптамыйча, ул күрсәткән юл буенча атларга тырышабыз, үсәбез, үзгәрәбез. Аның өчен дә зур рәхмәт аңа, урыны оҗмах түрләрендә булсын! – диде Илфир Якуп улы.

Кичә әнә шулай уйландырды да, моңландырды да. Кыскасы, бар да Шамил Закировны хәтерләтте. Ул яраткан көйләр яңгырады, җырлар башкарылды, артистлар чыгыш ясады, дус-туганнары, хезмәттәшләре аның белән бәйле хәтирәләр белән уртаклашты.

Истәлекләр төрле-төрле, ләкин һәрбер чыгыш саен бер үк сүзләр кабатлана: “Аның үзе турында уйларга вакыты да булмады. Ул – кешеләр өчен яшәде. Шуңа күрә гомере дә иртә өзелгәндер инде мәрхүмнең.” Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла да бу фикерне ассызыклады:

— Кабинетына килеп кергәндә, кәефе булмаганын күрәсең икән, димәк, аның янына бүген берсе дә ярдәм сорап кермәгән. Эш өстәлендәге калын дәфтәрендә кемнең генә телефон номеры булмады икән. Вак кына мәсьәләләрдән башлап, хәл итеп булмас кебек тоелган проблемаларга кадәр чишергә ярдәм итте. Ул үзен гел кемгәдер нидер тиеш кебек хис итте. Шуңа күрә аңа Шамил абый диеп түгел, Тиеш әфәнде дип дәшәсе килә иде. Аның кебек олы җанлы кешеләр онытылырга тиеш түгел, минемчә, — диде мәшһүр татар язучысы.

Әнә шулай зурладылар, хөрмәт белән искә алдылар Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрен. Ике сәгатькә сузылган әлеге кичәдән берәүнең дә китәсе килмәде, чөнки мондагы мөхит, биредә урнашкан җанлы атмосфера нәкъ менә Шамил Закиров эшләгән чорларга алып кайтып, күңелдәге иң нечкә кылларны да тибрәтә иде.

Инзилә Хөсәинова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*