tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фатих Әмирханның «Хәят» әсәренең икенче кисәге урын алган беренче китап нәшер ителгән
Фатих Әмирханның «Хәят» әсәренең икенче кисәге урын алган беренче китап нәшер ителгән

Фатих Әмирханның «Хәят» әсәренең икенче кисәге урын алган беренче китап нәшер ителгән

Күренекле татар язучысы Фатих Әмирханның «Хәят» әсәренең икенче кисәге кергән беренче китап нәшер ителгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан китап нәшриятының әдәби мирас, сәнгать, фәнни-популяр редакциясе мөдире Венера Камалиева әйтте.

«Фатих Әмирхан иҗаты тупланган яңа китапның үзенчәлеге бар. Укучыларга беренче тапкыр „Хәят“ әсәренең икенче кисәге тәкъдим ителде. Икенче өлешне Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре 2016 елда таптылар. Институтта узган конференциядә повесть элекке язылыш белән басылган китапчык чыккан иде. Без әсәрне бүгенге көн таләпләренә туры китереп бастырдык», — ди Венера Камалиева.

Редакция мөдире повестьның икенче кисәге турында күпләрнең ишеткәне булмаган. Венера Камалиева китапта укучылар яратып укый торган башка әсәрләрнең дә булуын әйтте. «Китапка кереш мәкаләне филология фәннәре кандидаты Таһир Гыйлаҗев язды. Мәкаләдә китаптагы һәр әсәргә җентекләп анализ ясалган», — ди ул.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*