tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Федераль сабантуена әзерлек башланды
Федераль сабантуена әзерлек башланды

Федераль сабантуена әзерлек башланды

2019 елда Новосибирск шәһәрендә үтәчәк Федераль Сабантуйга әзерлек эшләре башланды. Иртәгә Новосибирск өлкәсе губернаторының беренче  урынбасары Ю.Ф.Петухов җитәкчелегендә оештыру комитеты утырышы узачак. Утырышта шулай ук ТР Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе В.Г. Шәйхразиев та катнашачак. 2019 елның 8 июнендә – ат чабышлары һәм ТР сәнгать осталары концерты, 9 июнь көнне  – Новосибирск шәһәрендә  Сабантуй узачак.

Бүген чаралар үткәреләчәк мәйданчыкларны караганнан соң, утырышта күтәреләчәк мәсьәләләр билгеләнде. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең Беренче урынбасары Д.Ф. Шакиров, Түбән Кама муниципаль районының Башкарма комитеты, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты. Новосибирск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ә.Г. Гареев, Өлкә татар мәдәният үзәге җитәкчесе Р. Ш. Тихомирова үз тәкъдимнәрен кертте. Җыелышта Новосибирск өлкәсе хөкүмәтенең вәкилләре катнашты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*