tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәннур Гайсаров: “Бердәм булып, бербөтен милләт булып яшик”
Фәннур Гайсаров: “Бердәм булып, бербөтен милләт булып яшик”

Фәннур Гайсаров: “Бердәм булып, бербөтен милләт булып яшик”

Кадерле дуслар! Менә Яңа 2021 елга да кердек. Ул тормышыбызга муллык, гаиләләребезгә иминлек, барыбызга да сәламәтлек һәм бәхет китерcен. Бер-беребезне кадерләп яшәргә язсын иде. 2020нче ел азагында Бөтендөнья татар конгрессына илебезнең кайсы гына почмагыннан матур теләкләр җиткермәделәр. Бүген дә котлаулар килеп тора. Игътибарыгызга Оренбург өлкәсендә нәшер ителүче «Яңа Вакыт» газетасы баш мөхәррире Фәннур Гайсаров теләкләрен тәкъдим итәбез:

Узып барган елда күп кенә якын дусларыбыз, иң-иңнәребез вакытсыз арабыздан китте. Аларның якты истәлекләре күңелләребездә гомер сакланыр. Яңа елга аяк басканда бер-беребезне саклыйк, яклыйк, туганнар. Кем дип аталсак та, бердәм булып, бербөтен милләт булып яшик. Шул вакытта тормыш һәм язмыш сынауларын җиңеп, бөек милләт булып кала алырбыз. Якты өметләребезнең чынга ашыун телим, кадерле дуслар!

– Фәннур Гайсаров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*