enrutat
Баш бит / Фәрхәд Фәткуллин: Минем ярдә­мем белән чит илләрдә Россиянең мәдәни байлыгы турында белә алалар
Фәрхәд Фәткуллин: Минем ярдә­мем белән чит илләрдә Россиянең мәдәни байлыгы турында белә алалар

Фәрхәд Фәткуллин: Минем ярдә­мем белән чит илләрдә Россиянең мәдәни байлыгы турында белә алалар

Президент Рөстәм Миңнехановның элеккеге тәрҗемәчесе Фәрхәд Фәткуллин алты ел буена энциклопедиянең татар бүлеген үстерүдә булышкан. Бушлай. Бу көннәрдә аңа Россиядә беренчеләрдән булып, “Ел Викимедиачысы – 2018” исеме бирелде. Хәзер татар егетен халыкара дәрәҗәдә дә таныйлар.

Фәрхәд 2006 елдан 2013 елга кадәр республиканың ике пре­зиденты – Минтимер Шәймиев белән Рөстәм Миңнехановның тәрҗемәчесе булып эшләгән. Ике бала атасы дәүләт эшеннән гаиләсенә күбрәк игътибар бирү өчен киткән. Үзе Казанда фран­цуз телен тирәнтен өйрәтүче һәм татар-төрек мәктәпләрендә белем алган. 2002 елда Казан финанс-икътисад институтында предприятиеләр белән идарә итү белгечлеген үзләштергән, аннан тәрҗемәче булып киткән. 2009 елдан бүгенгә кадәр – Бө­тендөнья банкының штаттан тыш тәрҗемәчесе. “Итальян, тө­рек, инглиз, француз, урыс, татар телләрендә аралашам. Алты телне дә тигез күрәм”, – ди милләттәшебез.

“Ел Викимедиачысы” исеменә лаек булуы аның үзенә дә бик гаҗәп тоела. Күптән түгел “Ви­кимедиа” фонды Көньяк Афри­када “Викимания – 2018” дип исемләнгән халыкара конфе­рен­ция уздыра. Фәрхәд Ка­зандагы фатирында Башкорт­стан, Саха-Якутия һәм башка тө­бәкләрдә яшәүче Россия ви­ки­медиачылары өчен әлеге инглиз телендә үткәрелгән халыкара чараның ябылу тантанасын урысчага тәрҗемә иткәндә үз исемен ишетә. “Википедия”не оештыручы Джимми Уэйлс быел Вики-җәмгыятьнең “Ел шәхесе” исеме Фәрхәд Фәткуллинга би­релүен әйтә. “Россиядәге та­тар телле җәмгыять вәкиле үз илен­дәге халыкларның туган тел­ләрен үстерүдә булыша. Инглиз телен яхшы белгән егет элем­тәләр өзелгән җәмгыятьләр ара­сында күпер сала”, – ди.

Бу урында ул үзе дә: “Шактый гына чит телләрне беләм, шуңа күрә халыкара чараларда катнашырга курыкмыйм. Минем ярдә­мем белән башкалар да Россиянең мәдәни байлыгы турында белә алды”, – ди.

Әмма Фәрхәд бу җиңүен үзенең генә уңышы дип санамый. Чөнки “Викимедиа” хәрәкәтендә мәгъ­лүмат табарга халыкара волонтерлар да ярдәм итә. Фәрхәд 2012 елдан бирле волонтерлар хезмәтенә 115 мең төзәтмә керткән. Шуның 55 проценты “Википедия”нең татар телле бүлегенә кагыла. Викимедиачыга кайбер очракта дата, фамилия­ләрне дөресләргә, кай­берлә­рендә исә үзенә мәкаләләр язарга туры килә. Башта ул татар бүлегендә генә эшләгән. Соңрак башкорт, мари, чуаш һәм башка мил­ләтләргә үзләренә кирәкле мәгъ­лүматны табарга булыша. Урыс, инглиз һәм башка телдәге төр­ле “Викимедиа” проектларында катнаша.

“Википедия” ул – ирекле интер­нет-энцик­ло­педия. Дөнь­яның те­лә­сә кайсы почмагында яшәү­челәр аның аша мәгълүмат таба, үзенең фәнни язмасын калдыра ала. “Википедия”­нең 300 тел бүлеге бар. Ә татар теле бүлеге рәсми рәвештә 2003 елда теркәлү узган. Бүген анда 80 меңнән артык мәкалә урнаштырылган. Рейтингта татар телендәге язмалар сан буенча 69 нчы урында тора. “Википе­дия”гә ай саен 1,4 миллиард кулланучы мөрәҗәгать итә икән. Татар телендә вики­сүзлек, викикитап, ви­киханә, вики­хәбәр­ләр, вики­мәгъ­лүмат, вики­җыен­тык Россия вики­ме­диа­чы­ларның вики-сай­тында үс­­терелә. Татарча вики-өзекне әле­гә Yandex белән Google таба алмый икән.

Бүген мәктәпләрдә туган телебезне укыту иреклегә калган заманда язма телне интернетта үстерергә калмагае. Бу очракта ирекле энциклопедияне татарча мәгълүмат белән баетырга туры киләчәк. Хәер, әлеге эш башланды дисәң дә була. Республикада икенче ел рәттән “Сәләт Вики­Мәктәбе” проекты эшли. Сәлкеш­ләрне “Википедия”не укып кына калмыйча, үзләренең фәнни язмалары турында фикер алышырга да өй­рәтәләр. Әлеге эштә Фәрхәд үзе дә катнаша. Танылган ТатВики-китап­ханәчесе әйтүен­чә, мәктәп­ләрдә, мәктәптән тыш чаралар кысаларында “Вики-клублар” оештырып, яшьләрне бу технология һәм аның мөм­кинлекләре белән таныштырырга кирәк. “Пла­не­та­быз­ның халкы туган ягыбыз белән бәйле беренчел мәгълү­мат­ны tatarstan.ru яки visit-tatarstan.com сайтыннан түгел, “Википедия” аша таба да, тикшерә дә ала. Күз алдына китерегез: укучы мәктәптә иншаны дәфтәргә түгел, ә “Вики­педия”гә яза! Бу мәгълүмат беркайчан да югалмый һәм бөтен ке­шегә дә файдалы булачак. Шулай иткәндә республика, илебез ха­лык­ара дәрә­җә­дә тизрәк таныла ала”, – ди викимедиачы, туган телне үстерү буенча фикерен белдереп.

Фәрхәд Вики-белем проектын үз балалары укыган татар гимна­зиясенә һәм Казанның югары уку йортларына кертү тәкъдиме белән чыккан. Безгә әлеге тәкъдимне күтәреп аласы да аңа үз өлеше­безне кертәсе генә кала.

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*