Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең татар язучылары Идел буйлап сәяхәткә чыкты
Ульяновск өлкәсенең татар язучылары Идел буйлап сәяхәткә чыкты

Ульяновск өлкәсенең татар язучылары Идел буйлап сәяхәткә чыкты

Бүген иртүк Ульяновск өлкәсенең татар язучылары берләшмәсе әгъзалары ак теплоходка утырып Идел буйлап сәяхәткә чыкты.  Күркәм чарада шулай ук өлкә татар автономиясе вәкилләре, “Өмет” газетасы журналистлары, мәдәният хезмәткәрләре, татар теле укытучылары катнаша.
Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге рәисе Шәфикъ Иматдинов ел дәвамында башкарылган эшләр, җирле язучыларының иҗат кичәләрен уздыру хакында сөйләде.
Сәяхәт барышында язучыларны әлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, “Өмет” газетасы редакциясенең баш мөхәррире Исхак Хәлимов, газетаның җавалы сәркатибе Рузия Халимова, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, өлкә мәгарифне үстерү институты баш белгече Әлфия Абутдинова сәламләде.
Күптән түгел генә “Сембер язлары” альманахының сигезенче чыгарылышы дөнья күрде. Киләчәктә җирле каләм ияләренең иҗаты тупланган китапларның яңалары чыгар дип ышанып калабыз, диделәр алар.
Язучылар исә җавап итеп үзләренең өр-яңа шигырьләрен яңгыраттылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*