ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә татар-башкорт милли бәйрәме Дуслык һәм Бердәмлек Сабан туе узды
Мәскәүдә татар-башкорт милли бәйрәме Дуслык һәм Бердәмлек Сабан туе узды

Мәскәүдә татар-башкорт милли бәйрәме Дуслык һәм Бердәмлек Сабан туе узды

Бүген Мәскәүдә татар-башкорт милли бәйрәме Дуслык һәм Бердәмлек Сабан туе узды.

Россиядә халыклар бердәмлеге елына багышланган Гаилә бәйрәме Сосенское җирлегендәге (Коммунарка) Динара рухи-мәгърифәтчелек һәм мәдәни-мәгариф үзәге территориясендә үтте. Сабантуйны Россия мөселманнары Дини җыены Мәскәү шәһәре Хөкүмәте, “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеме, Татарстан һәм Башкортостан Республикалары җитәкчелеге, РФ Иҗтимагый палатасы, Мәскәү һәм Үзәк төбәк мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә оештырды.

Анда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булды. Бәйрәмдә шулай ук аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та катнашты. Диния нәзарәте җитәкчеләре бәйрәмгә Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү Мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов чакыруы буенча килде.

Чарада дәүләт хакимияте органнары, традицион дини конфессияләр, милли берләшмәләр, гражданлык җәмгыяте институтлары, чит илләрнең Мәскәүдәге дипломатик вәкиллекләре вәкилләре, Мәскәү, Татарстан, Башкортостан, Чувашия һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән делегацияләр һәм иҗат коллективлары катнашты.

Программа милләтара диалог, гаилә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр, Бөек Ватан сугышында Россия халыкларының каһарманлыгы турындагы хәтерне саклау, Мәскәүне федераль дәрәҗәдә мәдәниятара теләктәшлек, халыкара дәрәҗәдә диннәр һәм милләтләрнең хезмәттәшлек үзәге буларак күзаллау темасын колачлады.

Чыганак: ДУМ РТ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*