Бүген 28 июнь көнне Кайбыч районында данлыклы Кошман авылының Сабантуй мәйданында беренче тапкыр «Кошман укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференция эшендә дәүләт эшлеклеләре, имамнар, тарихчылар, табиблар, эшмәкәрләр, җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр, шулай ук Кушман авылының «Сөннәтче бабай» династиясе вәкилләре катнашты. Мәртәбәле кунаклар арасында – Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура Рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Кайбыч районы имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, шулай ук аксакаллар, имамнар һәм авыл халкы булды.
Әлеге чара очраклы рәвештә генә Кошман туфрагында оештырылмады. Элек-электән бу төбәк үзенең мәшһүр сөннәтче бабалары белән дан казанган. Алар үзләренең изге сәфәрләрен Россиянең төрле төбәкләрендә генә түгел, хәтта Урта Азия һәм Казахстан якларында да зур осталык белән башкарган. Конференция нәкъ менә шушы кабатланмас сөннәтчелек тарихына һәм традицияләренә багышланды. Быел беренче тапкыр узган “Кошман укулары”нда катнашучылар аның дәвамлы булырга тиешлеген әйтте.












