ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Пензадагы Сабан туе гөрләп узды
Пензадагы Сабан туе гөрләп узды

Пензадагы Сабан туе гөрләп узды

Пенза өлкәсенең XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе мәйданчыгы татар халкының мәдәниятен, бай тарихын һәм бүгенге казанышларын күрсәтү өчен киңлеккә әверелде. Моның өчен Татар утары төзелде. Тагын 10 милли хуҗалык Пенза өлкәсендә яшәүче татар халкының яшәешен чагылдырды.

20 гектарга якын мәйданда традицион татар ризыклары белән сәүдә рәтләре урнашты. Милли ризыкларны урамда ук әзерләделәр. Азык-төлек, милли кием һәм кирәк-яраклар белән сәүдә иттеләр. Бөтен җирдә татар җырлары яңгырады, ә төрле милләт кунаклары бер урыннан икенчесенә йөрде.

Бәйрәм мәйданында халкыбызның милли уеннары гөрләде. Традицион спорт уеннары – аркан тарту, армрестлинг, гер күтәрү, су тутырылган чиләкләр белән йөгерү, бүрәнәдә капчык белән көрәш, капчык киеп йөгерү һ.б. уеннар халыкның активлыгы белән күңелле узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*