Менделеев районының Татар Чаллысы авылы халкы «Солдатларга – чәй!» акциясенә кушылдылар. Активистлар махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен 400 порция үлән чәе пакетлары әзерләделәр.
Чәй экологик яктан чиста урыннарда җыелган, шифалы үләннәрдән ясалды. Составына бөтнек, мәтрүшкә, дүләнә (зверобой), карлыган яфраклары, юкә чәчәкләре һәм башка табигый компонентлар кертелгән. Акциядә катнашучылар үлән катнашмасына кара чәй өстиләр һәм фильтр-пакетларга пөхтәләп тутыралар.
Берничә сәгать эчендә авыл хатын-кызлары барлык партияне әзерләп бетергәннәр.
«Егетләребез безнең ярдәмне тойсыннар дип телибез. Бу чәйне кайнатканда, алар туган якларының хуш исен сизсеннәр һәм аларны онытмауларын, көтүләрен белсеннәр», — диләр акция оештыручылары.
Бу инициатива район халкының Ватанны саклаучыларга карата кайгырту һәм бердәмлегенең тагын бер күрсәткече булды.