Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов актив милләттәшләребезне бүләкләде
Рөстәм Миңнеханов актив милләттәшләребезне бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов актив милләттәшләребезне бүләкләде

Бүген Пенза өлкәсенең Дәхтәрни авылында XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе уза. Бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Ул үз чыгышында бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән ватандашларыбызны бүләкләде.

«Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Ринат Әбүзәров Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә милләтләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

«Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы Президиумы әгъзалары Таһир Әбдрәшитов, Илдар Акчурин, Рәшит Хәйров «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнделәр.

«Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Винера Мөхәммәдҗановага татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

«Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Рәшит Алюшев, «Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы Президиумы әгъзасы Ильяс Хәлмәтов күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәтенә ия булдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*