ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко: «Сабан туе бәйрәме безнең дуслыкны һәм бердәмлекне ныгытсын!»
Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко: «Сабан туе бәйрәме безнең дуслыкны һәм бердәмлекне ныгытсын!»

Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко: «Сабан туе бәйрәме безнең дуслыкны һәм бердәмлекне ныгытсын!»

Пенза районы Кече Труев (Дәхтәрни) авылында Бөтенроссия авыл Сабан туен рәсми рәвештә ачу тантанасы булды. Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Пенза өлкәсе губернаторы Олег Владимирович Мельниченко сәламләде

Төбәк башлыгы үз чыгышында Сабантуйның борынгыдан билгеләп үтелүен, бүген аның бөтен илнең гомумхалык байлыгына әйләнүен,  Россия халкын берләштерүче, аның бердәмлеген һәм традицияләр күптөрлелеген символлаштыручы символ булуын билгеләп үтте.

Быел Бөтенроссия авыл Сабан туе Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан иткән Халыклар бердәмлеге елында уза. Пенза өлкәсе өчен бу бәйрәмне кабул итү зур хөрмәт һәм ышаныч билгесе булып тора.

Быел кунакларны Пенза өлкәсенең иң борынгы татар авылларының берсе берсе булган  Кече Труев (Дәхтәрни) кабул итә.  Авылга якынча 450 ел элек нигез салынган, анда татарлар күпләп яши.

Үз чыгышында губернатор шулай ук Пенза өлкәсенең күпмилләтле характерын ассызыклады. Бүген төбәктә йөздән артык милләт вәкилләре тату һәм килешеп яшиләр.

«Без бергәләп иген үстерәбез, предприятиеләр һәм торак йортлар, юллар, мәктәпләр төзибез, балалар тәрбиялибез, өлкән буыннар турында кайгыртабыз, Ватаныбызны саклыйбыз», – диде Олег Мельниченко.

Чыгышын тәмамлап, төбәк башлыгы бәйрәмдә катнашучыларны дуслыкны һәм бердәмлекне сакларга чакырды: «Сабан туе бәйрәме безнең дуслыкны һәм бердәмлекне ныгытсын! Без бергә — Россия! Без бергә — мәңгегә! Дошман җиңеләчәк, җиңү безнең белән булачак!»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*