ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев активистларны бүләкләде
Васил Шәйхразыев активистларны бүләкләде

Васил Шәйхразыев активистларны бүләкләде

Пенза өлкәсе Кузнецк районының Кече Труев авылында узачак XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе кысаларында бүген Кузнецкның үзәк мәйданында Татарстан һәм Пенза өлкәсе сәнгать осталары катнашында зур концерт уза.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашып, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүче милләттәшләребезне бүләкләде.

Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Николай Симонов татар халкы алдындагы зур казанышлары, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен “Бөтендөнья татар конгрессы” Халыкара берлеге медале белән бүләкләнде; Кузнецк районы башлыгы Валерий Костин Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгы” медаленә ия булды.

«Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты әгъзасы, Пенза шәһәренең «Дуслык» реклама студиясе җитәкчесе Җиһанша Акмаев, «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты әгъзасы, Городищенск районының Урта Әләзән авылы җирле үзидарә советы депутаты Җафяс Уразаев, «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе урынбасары, Башкарма комитет президиумы әгъзасы Марат Тенишев, «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасының «Мизгел» ансамбле җитәкчесе, Пенза районында беренчеләр хәрәкәте эшен оештыру буенча белгеч Мөнирә Тинчурина, шәхси эшмәкәр Рөстәм Тугушев, «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты әгъзасы, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклау комиссиясе рәисе Фирдәүс Тумеркина Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнделәр.

«Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты әгъзасы Илдар Алтынбаевка, Лопатин районы татар җәмгыяте рәисе, Лопатин районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең муниципаль бюджет учреждениесе директоры Касыйм Нарбиковка, «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты әгъзасы Йосыф Күрәевка Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*