Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Иртәгә, Пенза өлкәсендә XVI Бөтенроссия авыл сабантуе.
Иртәгә, Пенза өлкәсендә XVI Бөтенроссия авыл сабантуе.

Иртәгә, Пенза өлкәсендә XVI Бөтенроссия авыл сабантуе.

27 июньдә Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Кече Труев авылында узачак XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе. Милли бәйрәмгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны да көтәләр.

Сабантуенда  ун милли утар оештырыла. Моннан тыш, халык һөнәрләре күргәзмә-ярминкәсе, татар милли ризыкларын дегустацияләү, хәрби һәм авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, милли мәдәниятләр фестивале, балалар Сабан туе мәйданчыгы эшләячәк, милли көрәш ярышлары, ат чабышлары, шулай ук кул көрәше, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, баганага менү һәм башка традицион халык уеннары үткәреләчәк.

Бәйрәмдә ТР Дәүләт камера хоры, «Казан» бию ансамбле, «Мириданс» халык бию ансамбле, «Татарстан» бию ансамбле, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм башка коллективлар, артистларның чыгышлары планлаштырылган.

Пенза өлкәсе Кузнецк районы Кече Труев авылында бәйрәм 27 июньдә 10:00 сәгатьтә башлана.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*