ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чистай китапханәсендә татар орнаментына багышланган иҗат остаханәсе узды
Чистай китапханәсендә татар орнаментына багышланган иҗат остаханәсе узды

Чистай китапханәсендә татар орнаментына багышланган иҗат остаханәсе узды

Шәһәрнең 3 нче санлы китапханә-филиалында «Татар орнаменты — милли мәдәниятнең бер өлеше» дип аталган иҗат сәгате үтте. Чара Россия халыкларының бердәмлеге елына багышланды. Катнашучылар татар декоратив-гамәли сәнгатенең бай мирасы белән таныштылар һәм үзләрен осталар ролендә сынап карадылар.

Очрашу барышында китапханә хезмәткәрләре яшь китап укучыларга татар орнаменты үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. Ул гасырлар буена йортларны, баш киемнәрен, ювелир эшләнмәләрне, күн аяк киемнәрен һәм көнкүреш әйберләрен бизәгән. Балалар традицион бизәкләрнең — геометриклардан алып үсемлек мотивларына кадәр — халыкның дөньяга карашын һәм эстетикасын ничек чагылдыруын күрә алдылар.

Кунаклар игътибарына борынгы предметлар: чигелгән калфаклар һәм түбәтәйләр, камзуллар, шәл, чүәк һәм кулдан чигелгән яулыклар тәкъдим ителде. Һәр экспонатның тарихы һәм традицион мәдәнияттәге әһәмияте турында аерым сөйләнде

Иҗат сәгате остаханә белән тәмамланды. Балалар агач эшләнмәләрне традицион татар бизәкләре белән буядылар. Күңел биреп һәм детальләргә игътибар итеп ясалган эшләр якбик матур килеп чыкты? Ахырда һәркем үзе белән яңа белемнәр генә түгел, ә кулдан ясалган сувенирлар да алып китте.

“Чистай хәбәрләре”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*