Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородның яшь татар лидерлары губернаторның «Түбән Новгород өлкәсенең лидерлары» яшьләр проектына сайлап алынды
Түбән Новгородның яшь татар лидерлары губернаторның «Түбән Новгород өлкәсенең лидерлары» яшьләр проектына сайлап алынды

Түбән Новгородның яшь татар лидерлары губернаторның «Түбән Новгород өлкәсенең лидерлары» яшьләр проектына сайлап алынды

Түбән Новгород өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең яшь активистлары – Яшьләр хәрәкәте рәисе Тимур Абызов һәм мәдәни юнәлеш җитәкчесе Лилия Гыйльфанова берничә этаптан торган сайлап алу турын уңышлы узып губернаторның «Түбән Новгород өлкәсенең лидерлары» яшьләр проектына сайланып алдылар.

Проектка төрле өлкәләрдән йөзләгән гариза килгән.  Безнең егетләр һәм кызлар үзләренең  иң югары дәрәҗәгә лаек булуларын исбатладылар.

Алда катнашучыларны ярты еллык актив уку көтә. Программада илнең әйдәп баручы идарәчеләреннән белем бирү модульләре, Түбән Новгород өлкәсен үстерү буенча реаль проектлар өстендә эш, төбәк җитәкчеләреннән шәхси остазлык дәресләре каралган.

Бу җиңү генә түгел, ә татар яшьләренең актив карашы һәм битараф булмавы бөтен төбәк тормышына йогынты ясый алуын исбатлый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*