Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мордовиягә бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мордовиягә бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мордовиягә бара

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мордовиягә бара. Визитның төп максаты — 4 июльдә Аксен авылында узачак Республика Сабан туена әзерлек.

Искәртеп узабыз, 2022 елда Аксен авылында XII Бөтенроссия авыл Сабан туе үткәрелде. Быел биредә Мордовия Республикасының Сабаньтуе узачак, анда Мордовия башлыгы Артём Здунов һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

Сәфәр кысаларында Васил Шәйхразыев оештыру комитеты белән очрашачак, бәйрәмгә әзерлек барышы белән танышачак һәм Сабантуй мәйданын караячак.

Сабантуй — ул уңыш бәйрәме генә түгел, ә татар җәмәгатьчелеге өчен бергә җыелу, аралашу мөмкинлеге да. Быел Сабан туе кунаклары саны күп булыр дип көтелә. Планда — милли ризыклар, һөнәрчелек күргәзмәсе оештыру һәм эстрада йолдызлары катнашында зур концерт оештыру.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*