Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Кыргызстанда халыкара Иссык-Күл форумында катнашты
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Кыргызстанда халыкара Иссык-Күл форумында катнашты

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Кыргызстанда халыкара Иссык-Күл форумында катнашты

16-21 июнь көннәрендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Кыргызстанда халыкара Иссык-Күл форумында катнашты һәм хәзерге дөньяда әдәбиятның роле турында чыгыш ясады. Форум кысаларында Казанда «Язучы» нәшриятында басылган «Хәзерге заман кыргыз хикәясе антология»сен тәкъдир итү дә булды.

Мәгълүм булганча, әлеге форум 1986 елда Чыңгыз Айтматов җитәкчелегендә узган иде. Монысы исә Кыргызстан президенты Садыр Җапаровның кереш сүзе белән башланып китте. Әлеге җыенга төрле илләрдән йөздән артык язучылар һәм дәүләт эшлеклеләре чакырылган иде. Арада Кытайдан Нобель премиясе лауреаты (2012) Мо Йәннең чыгышы аеруча кызыксыну уятты.

Чулпан-Ата шәһәрендә Мохтар Әүэзовның музей-йорты ишегалдында аның улы, күренекле әдәбиятчы һәм сәясәтче Морат Әүэзовның һәйкәле ачылды. Анда Казакъстанның һәм Кыргызстанның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, язучылар бар иде. Әлеге тантанада Ркаил Зәйдулла Морат ага турында истәлекләре белән уртаклашты.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*