ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуй гәүһәре: Тубыл шәһәреннән килгән бердәнбер хатын-кыз гармунчы
Сабантуй гәүһәре: Тубыл шәһәреннән килгән бердәнбер хатын-кыз гармунчы

Сабантуй гәүһәре: Тубыл шәһәреннән килгән бердәнбер хатын-кыз гармунчы

Сабантуй бәйрәмнәрендә мин һәрвакыт үзенчәлекле, сәләтле кешеләрне эзлим. Иҗади җанлы шәхесләрне күрү белән, кызыксынып, барып сөйләшергә тырышам. Быелгы бәйрәмдә дә игътибарымны кулына гармун тоткан бер ханым җәлеп итте.

Башта мин аңа ерактан гына күз салып уздым. Нәкъ менә шушы мизгелдә кызыклы бер ачыш ясадым: бөтен бәйрәм мәйданындагы гармунчыларны һәм баянистларны күздән кичергәч, алар арасында бу ханымның бердәнбер хатын-кыз гармунчы икәнен аңладым! Шуннан соң, кыюлыгымны җыеп, туры аның янына танышырга юнәлдем.

Зәвыклы итеп киенгән, мөлаем ханым үзе белән таныштырды — ул Әчилә Сәид кызы Ихсанова булып чыкты. Ул тарихи Тубыл шәһәреннән килгән икән. Баксаң, Әчилә апа һәвәскәр генә түгел, чын профессионал булып чыкты: ул үз вакытында Тубыл мәдәни-агарту (культпросвет) училищесын тәмамлаган. Бүгенге көндә дә ул үзенең сөекле һөнәрен ташламый — чиста татар көйләрен уйнап, тамашачыларны искиткеч матур җырлары белән куандыра.

Гадәттә, хатын-кызларның яшен сорау кабул ителмәгән, ләкин бу очракта мин кызыксынуымны тыя алмыйча, сорарга батырчылык иттем. Әчилә апаның ничә яшьтә икәнен белгәч, ирексездән соклануымны яшерә алмадым:
«Сөбханаллаһ, мең пар күз тимәсен үзегезгә!» — дип әйттем. Үз яшенә бөтенләй биргесез сылу, дәртле ханым!

Аның кебек сәләтле һәм милли җанлы кешеләр Сабантуйның чын бизәге булып тора. Әчилә Сәид кызына киләчәктә дә зур иҗади уңышлар, сүнмәс илһам, матур көйләр һәм күңелләрне тетрәндерерлек моңлы җырлар теләп киләсе елда да бәйрәмдә очрашырга язсын дип теләк теләдем.

Раушания Шәрифьян кызы.

Чыганак: Төмән өлкәсенең “Яңарыш” гәзите

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*