Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / IX cъездга әзерлек эшләре башланды.
IX cъездга әзерлек эшләре башланды.

IX cъездга әзерлек эшләре башланды.

Бүген Бөтендөнья  татар конгрессының IX cъездына  әзерлек  уңаеннан беренче утырыш узды. Утырышны ТР Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев алып барды. Чарада татар конгрессының беренче рәисе Индус Таһиров, икенче рәисе Ренат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров,  Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык укытучысы Кәмария Хәмидуллина, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе киңәшчесе Зилә Вәлиева, Бөтендәнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасарлары Марс Тукаев, Ирек Шәрипов һәм башка активистлар катнашты.

Төрле кызыклы тәкъдимнәр, фикерләр яңгырады. Китап язу, музей оештыру, фильм әзерләү кирәклеге турында әйтелде.

Бөтендөнья татар конгрессының IX cъездына әзерлек уңаеннан фикер алышулар киләчәктә дә булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*