Татарстан мөфтияте Казан кулъязма Коръәне тиражының бер өлешен Беларусь Республикасындагы Мөселман дини берләшмәсенә җибәрде. Китаплар Беларусь Республикасы мәчетләренә һәм мөселман уку йортларына таратылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беларусь Республикасындагы Мөселман дини берләшмәсе мөфтие Әбү-Бәкер Шабанович мондый юмарт бүләк өчен Татарстан нәзарәтенә олы рәхмәтен белдерде. «Без бу кыйммәтле басманы бик шатланып кабул итеп алдык. Югары осталык белән язылган изге мүсхәфләр безнең дин тотучылар өчен рухи яктылык чыганагы гына түгел, мөселманнар һәм Татарстан белән өзелмәс туганлык бәйләнеше символы да булачак», – диде ул.
Шунысы игътибарга лаек, мөфти Әбү-Бәкер Шабанович Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга язган хатында аларга Беларусьның төрле төбәкләрендәге мәхәллә кешеләреннән XIX гасырда ук басылган борынгы Казан мүсхәфләре бүләк ителүен хәбәр итте. «Без бу кадерле тарихи басмаларга алмашка яңа, камилләштерелгән Казан Коръәненең килүен күрәбез, бу ата-бабаларыбыз традицияләрнең дәвамчанлыгын күрсәтә», – билгеләп үтте ул.