Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанның «Казан» гаилә үзәге янында 25 июньдә гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак
Казанның «Казан» гаилә үзәге янында 25 июньдә гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак

Казанның «Казан» гаилә үзәге янында 25 июньдә гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак

25 июньдә «Казан» гаилә үзәге территориясендә гомумшәһәр мәктәп чыгарылыш кичәсе узачак. Бу мәйданчыкка Татарстан башкаласының 200 гомуми белем бирү учреждениесеннән 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаучы 8 меңнән артык укучы җыелачак.

Әлеге вакыйгада катнашучылар өчен танылган башкаручылар катнашында бай эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте.

Дмитрий Хвостиков сүзләренчә, тантаналы программа 16:00 сәгатьтә башлана. Кичәне «Минем юлым – минем Казаным» дигән видеопролог ачачак.

Чыганак:belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*