ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә «Дуслык күпере» милли мәдәниятләр фестивале узды
Төмәндә  «Дуслык күпере» милли мәдәниятләр фестивале узды

Төмәндә «Дуслык күпере» милли мәдәниятләр фестивале узды

Төмәндә традицион «Дуслык күпере» милли мәдәниятләр фестивале 31 нче тапкыр узды. Ул быел Төмән өлкәсе халыклары мәдәниятенә багышланып, Россия халыклар бердәмлеге елының федераль планы кысаларында оештырылды.

Шәһәрнең 400 еллыгы мәйданында төмәнлеләр һәм кунаклар төрле халыкларның традицион икмәк һәм камыр ашларын тәмләү мөмкинлеге алды. Чөнки быелгы фестивальнең төп темасы – икмәк иде. Шуңа да һәр милләт чатырында төп урынны төрлечә әзерләнгән икмәк биләде.

Мәйдан гөрләде: һәр чатыр янында үз милли көйләре яңгырады, халык милли киемнәрдән биеде, үтеп баручылар да гомуми күңел ачуга кушылды.

«Безнең ил – зур, куәтле елга сыман, аңа төрле милләтләрнең шау-гөр килгән агымнары коя. Һәм болар барысы да үз чыганаклары белән бәйләнешен югалтмый торган көчле, бөек бер көчкә әверелә. Безнең уртак киләчәгебез һәрберебезгә, безнең ничек эшләвебезгә, балаларыбызны ничек тәрбияләвебезгә, ветераннарга һәм хәзерге геройларга, МХО катнашучыларына ничек каравыбызга бәйле», – дип белдерде Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор.

«Дуслык күпере» мәйданчыкларында төбәктә яшәүче халыкларның милли ишегаллары эшләде. Анда халык кәсепләре һәм кул эшләре, милли костюмнар, көнкүреш әйберләре һәм мәдәни мирас күргәзмәләре тәкъдим ителде. Теләүчеләр аларның гадәт-йолалары белән таныша, остаханәләрдә, милли спорт уеннарында һәм тематик конкурсларда катнаша алды. Махсус хәрби операция катнашучыларын хуплау мәйданчыклары бәйрәмнең мөһим өлешенә әверелде. Боларның барысы да Россия халыкларының җырларын һәм биюләрен тәкъдим иткән иҗат коллективлары чыгышлары белән озатылды.

Фестивальдә сан ягыннан икенче урында торган татар милләте дә сынатмады. Милләтебезне лаеклы тәкъдим итүне оештырган өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина әйтүенчә, татарлар кунакларны өч төрле икмәк белән каршылаган: чәк-чәк, каравай һәм себер бавырсагы.

Екатерина Әхмәтҗанова үзенең коллективы белән кунакларны татарларның традицион кәсепләре, аеруча балыкчылык белән таныштыра. “Хөрмәтле шәхесләрне балыкчы һәм Су анасы каршы алды. Өлкә губернаторыннан эләккән балыкны тикшереп каравын сорадылар: ул алтын балык булып чыкты. Шуңа бәйләнешле рәвештә аңа теләкләренең үтәлүен теләделәр», – дип сөйләде Ләйсән Хәмзә кызы.

Зөлхәйдә Сәйдуллина исә, Тубыл, Вагай, Түбән Тәүде округлары һәм Төмән шәһәреннән килгән остабикәләр әзерләгән 15 төрле икмәк-камыр ашлары турында сөйли. Луиза Цинн кунакларга традицион татар өе турында мәгълүмат бирә.

Күргәзмәдә декоратив-кулланма сәнгать һәм агачтан эшләнгән әйберләр дә урын ала. Теләүчеләр өчен өзлексез рәвештә остаханәләр оештырыла: милли бизәкләр белән китап кыстыргычлары һәм брошьлар ясау. Иң кечкенә балалар өчен төсле кәгазьдән лаләчәк (тюльпан) формасында брошьлар ясау остаханәсе дә эшли.

Кунакларны татар яшьләре берлеге активлары озатып кала. Алар Бөек Ватан сугышы, Россия Геройлары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар турында сөйлиләр. Мәйданда «Йосыф вә Зөләйха» фольклор-инструменталь ансамбле даими чыгыш ясап, милли уеннар үткәрә. Вагай округыннан Хисаметдин Илчебакиев та гармунда уйнап, бәйрәмдәгеләрнең күңелен күтәрә.

Менә шулай күтәренке рухта кичкә кадәр дәвам иткән бу дуслык бәйрәме өлкә халкы бердәмлеге өчен зур әһәмияткә ия. Әлеге традиция озак елларга дәвам итсен.

“Төсле бульвар”да өлкә “Салават күпере” фестивале җиңүчеләре тамашачыларга сәләтләрен күрсәтәләр. Гала-концертта 700дән артык катнашучы һәм 40 коллектив чыгыш ясый. Алар арасында да татар егет-кызлары сәхнәдә үз сәнгатьләрен тәкъдим иттеләр.

Чыганак: Төмән өлкәсенең “Яңарыш” гәзите

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*