Иртәгә Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Кече Труев авылында масштаблы XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Бүген бәйрәм чаралары Кузнецкның үзәк мәйданында кичке концерт белән башланды.
Чараны Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ачып җибәрделәр.
Олег Мельниченко үз чыгышында кунакларны бәйрәм белән котлады. Татарстан Республикасына һәм Бөтендөнья татар конгрессына күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде, XVI Бөтенроссия авыл Сабан туен тиешле дәрәҗәдә үткәрәчәкләрен вәгъдә итте.
“Пенза җирендә күп төрле халыклар дус яши. Биредә татарлар, руслар, чуашлар, мордвалар – барысы да бердәм гаилә. Татар мәдәнияте – берничә йөз еллык тарихы булган мәдәният. Татарлар – бу дөньяга, безнең илгә татар әдәби телен, бай әдәбият һәм искиткеч бай мәдәният бүләк иткән халык”, – дип билгеләп үтте.