Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / 2027 елда Бөтенроссия авыл Сабан туены Оренбург өлкәсендә үтәчәк
2027 елда Бөтенроссия авыл Сабан туены Оренбург өлкәсендә үтәчәк

2027 елда Бөтенроссия авыл Сабан туены Оренбург өлкәсендә үтәчәк

2027 елда Бөтенроссия авыл Сабан туены Оренбург өлкәсендә үтәчәк. Бәйрәм эстафетасы Әсәкәй авылына тапшырылды. Бу турыда бүген Пенза өлкәсе Кече Труев авылында узган XVI Бөтенроссия авыл Сабан туенда игълан ителде.

Әсәкәй – борынгы татар авылларының берсе. Аңа 18 йөзнең 2 нче яртысында нигез салына. Авылда 2000нән артык кеше яши.

Бөтенроссия авыл Сабан туеның күчмә символы «Тулпар Ат»ны Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко Оренбург өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары – беренче вице-губернаторы – Оренбург өлкәсенең авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате министры Сергей Балыкинга тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*