Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: “Сабантуй – ул бөтен халыклар өчен!”
Рөстәм Миңнеханов: “Сабантуй – ул бөтен халыклар өчен!”

Рөстәм Миңнеханов: “Сабантуй – ул бөтен халыклар өчен!”

Пенза өлкәсе Кузнецк районы Кече Труев (Дәхтәрни) авылында XVI Бөтенроссия авыл Сабан туеның ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык кунакларны сәламләде, бәйрәм белән котлады, тынычлык, уңышлар теләде һәм Сабантуйның татарлар өчен генә түгел, бөтен халыклар өчен дә булуын билгеләп үтте. Бүген әлеге бәйрәм Россиянең бөтен халыкларын берләштерә торган мәйдан.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Пенза өлкәсе губернаторы Олег Владимирович Мельниченкога һәм Пенза халкына  зур рәхмәтләрен җиткерде. “Бүгенге җиңел булмаган шартларда шундый зур масштаблы эшне башкарып чыктыгыз! Зур рәхмәт һәм хөрмәт сезгә!” – диде ул.

Шулай ук Татарстан Рәисе ике төбәк арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне дә билгеләп үтте. Алга таба да шулай дус булып, ярдәм итешеп яшәргә чакырды.

Чыгышы ахырында Татарстан Рәисе Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтариятенә «Газель NEXT» микроавтобусы бүләк итте. Машина ачкычларын мохтариятнең рәисе Винера Мөхәммәтҗанова кабул итеп алды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*