ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсендә сугышта һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл ачылды
Пенза өлкәсендә сугышта һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл ачылды

Пенза өлкәсендә сугышта һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл ачылды

Бүген Пенза өлкәсенең Кече Труев авылында сугышта һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл ачылды. Әлеге һәйкәл белән бергә авылда Җиңү паркын да рәсми рәвештә ачтылар.

Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Мили Шура рәисе Васил Шәйхразыев,  Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, эшмәкәр Ренат Әбүзәров катнашты.

Бөек Ватан сугышы елларында Кузнецк районыннан 16 меңнән артык кеше фронтка киткән. Аларның 178е – Кече Труев авылыннан. Бүген дә махсус хәрби операциядә бурычларын үтәүче ир-етеләр шактый. Бабаларыбыздан үрнәк алып, алар бүген сугыш кырларында безнең якты киләчәгебез өчен көрәшә. Әлеге һәйкәл шушы ике буын батырларның якты истәлеген саклый торган урын булыр дип көтелә.

Тиздән әлеге Җиңү паркында тагын бер мөһим истәлек билгесе – татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое  Муса Җәлилнең бюсты куелачак. Шагыйрьнең 120 еллыгы уңаеннан паркта махсус скульптура композициясе урнаштырылак. Кунаклар әлеге һәйкәлне дә карап үттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*