ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә Сабантуйлар гөрли
Удмуртиядә Сабантуйлар гөрли

Удмуртиядә Сабантуйлар гөрли

27, 28 июнь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шәрипов Ирек Илдус улы Удмуртия Республикасы Воткинск һәи Ижау шәһәрләре Сабантуйларында катнаша.

Удмуртия Республикасы илебездә татарлар иң күп яши торган төбәкләрнең берсе – биредә бүген 100 меңгә якын милләттәшләребез гомер кичерә, алар үзләренең телен, динен, милли гореф-гадәтләрен кадерләп саклап килә. Бу эштә республикабызның милли оешмалары, мәчет-мәхәлләләре, мәгариф-мәдәният хезмәткәрләре, мәгълүмат чаралары, иҗат әһелләре бердәм хезмәт куя, башка милләт вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Милли тормышыбыздагы күпсанлы милли чаралар арасында Сабан туе аерым урын алып тора. Быел Удмуртия Республикасы Сабан туен Воткинск шәһәрендә 27 июнь, ә Ижауда 28 июнь көнне уздыру планлаштырыла. Бу көнне уртак эшебезгә аеруча зур өлеш керткән хезмәттәшләребезне зурлау бәйрәмнең аерылгысыз өлеше булып тора.

Бәйрәм уңаеннан, милли хәрәкәт эшенә зур өлеш керткән активистларга милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*